Ышанасы килми үлемгә ,
Кеше гомере мәңге түгелгә...
Атнабай
----------------
Ә җырлар, җырлар бит мәңгелек !
Кукмараның моңлы җырчысы Илнар Камалиевның вафатына 7ел.
Илнарның җырларын тыңлап җылы итеп искә алыйк әле.
(23.07.1979 — 22.12.2015)
-------------------------------------------------------------------------------
"1992 ел, декабрь ае. "Яшьлек эзләре буйлап" дигән очрашу кичәсе уздырган идем. Бу кичәдә үзебезнең район һәм Малмыж үзешчәннәре катнашты. Анурбик белән Фирая чыгыш ясаганнан соң, әле яңа гына җырлый башлаган малайны--Илнар Камалиевны сәхнәгә чыгардым. Җырның барлык бормалары белән тамашачыны шаккатырып, "Соңдыр шул, соңдыр" җырын сузды малай. Безгә тәүге килүе шулай булды аның. Шул бер генә җырны җырлады ул бу кичәдә, тик гомерлеккә күңелләргә кереп калды... Бу фотосурәттәге һәвәскәрләребез ул кичәне хәтерлидер әле. Шул яшеннән сәхнәләрдән төшмәде Илнар, "җырчы" исемен йөрткән бик күпләрнең теше үтмәстәй катлаулы һәм моңлы җырларны үзенең табигый күкрәк тавышы белән җиңел-рәхәт итеп башкарып, безне җыр диңгезендә йөздерде бит ул--моңлы САНДУГАЧ!
Җаны тынычта, урыны оҗмахта булсын, аның рухына догада булыйк!"
Рәмзия Хөсәенова
(Рәмзия ханым язмасы, ретро фоторәсем Ильнар Камалиев төркеменнән алынды)
#Моңнарыбыздәшәсезне 🎼